Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Татарстанда бер методистка 111 педагог туры килә
Татарстанда бер методистка уртача 111 педагог туры килә. Республикада барлыгы 550 методик хезмәткәр эшли. Бу хакта журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин беренче республика методистлар форумында сөйләде.
«Мәгариф системасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, яңартылган Федераль дәүләт мәгариф системасына күчү, сәләтле балалар, яңа программалар, укыту-методик комплектлары белән эшләү аларны алга этәргән методистларга бәйле. Методист – ул укытучыларның укытучысы, мәгарифтә барлык идеяләр дә кертүче, яшь педагогларны өйрәтүче кеше, остаз. Шуңа күрә методистлардан башка мәгариф системасын күз алдына да китереп булмый», – дип белдерде мәгариф һәм фән министры.
Методик хезмәтне Һадиуллин «мәгарифнең баш мие» дип атады. «Бу кешеләр барлык баскычларны да узган – укытучылар, директорлар, завучлар булдылар. Алар зур тәҗрибәгә ия. Мәктәпләргә эшкә килгән яшь укытучылар да мондый остазларның һөнәри методик ярдәменә мохтаҗ», – дип ассызыклады ул.
Министр шулай ук быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның методистларга хезмәт хакын арттыру турында карар кабул итүен искәртеп узды. Аның фикеренчә, «бу үз вакытындагы һәм актуаль карар мәгариф системасына, димәк, киләчәккә дә керткән өлеш булып тора». Хәзерге вакытта республикада методистларның уртача хезмәт хакы 43 мең сум тәшкил итә.
«Бүген республикабыз тарихында беренче тапкыр методистлар форумы уздырылды. Методик хезмәтне саклау һәм үстерү – мәгариф системасында мөһим мәсьәлә. Методистлардан башка мәгариф системасында уңышлар турында сөйләү мөмкин түгел», – дип нәтиҗә ясады Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз