Илсур Һадиуллин Биектау районында яңа балалар бакчасын ачуда катнашты
«Шаян» балалар бакчасында 12 төркем була, шуларның дүртесе татар компоненты белән.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында «Шаян» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Балалар бакчасы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм «СМП 3000» төзелеш компаниясе директоры Илһам Шакиров катнашты.
«Шаян» балалар бакчасында 12 төркем була, шуларның җидесе — кечкенә яшьтәге балалар өчен, берсе — логопед төркеме, дүртесе татар компоненты белән.
Бина ике катлы, объектның гомуми мәйданы — 3525,40 кв. метр.