news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань Җәмигъ мәчете төзелешен дәвам итү өчен акча җыялар

Сызрань Җәмигъ мәчет төзелешен дәвам итү өчен акча җыялар. «Өч участокта берьюлы эшләр бару сәбәпле, акча җитмәү белән очраштык. Быел бизәү эшләрен төгәлләргә һәм җылылык белән тәэмин итүне башлап җибәрергә, шулай ук бөтен электр системасын монтажлауны төгәлләргә ниятләгән идек. Әмма акча җитмәү сәбәпле, мәчетне җылылык белән тәэмин итү вакытының өзелү куркынычы бар», – ди «Сызрань Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасының өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.

«Кышка җылылык җибәрә алмасак, мәчет бинасы эчендәге бизәү эшләре сыйфатын югалтырга мөмкин. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мин барлык игелекле кешеләрдән бу изге эштә кулдан килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйм», – дип мөрәҗәгать белән чыкты Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.

«Бу атнада аксакалларны Җәмигъ мәчете төзелешенең барышы белән таныштырдым. Күргәннәрдән алар бик канәгать калды һәм төзүчеләрнең, җитәкчеләрнең һәм бу изге эштә ярдәм күрсәтүчеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегенә Аллаһы Тәгаләгә дога кылдылар», – ди хәзрәт.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төзелеш берьюлы өч урында бара: төп гыйбадәт залы бизәлә, электр системаларын монтажлыйлар, тәһәрәт булмәсе төзелә.

Төзелешкә булышучыларның исемнәре «Хәтер Китабы»на языла, ә зур ярдәм (1 млн.сумнан артык) күрсәтүчеләрнең исеме «Истәлек тактасы»на уелачак. Тарихка эләгергә ашыгыгыз, ә иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгына һәм ризалыгыннан ашыгыгыз, ди хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100