news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков ТРның Тәтеш районында "Родничок" балалар бакчасын ачты

Балалар бакчасында төрле яшьтәге 25 балага исәпләнгән бер төркем эшләячәк

(Тәтеш районы, 22 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Урюм авылында "Родничок" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны район башлыгы Рәмис Сафиулов озатып йөрде.

Авыл кешеләре өчен заманча балалар бакчасы ачылу чын мәгънәсендә бәйрәм булды, чөнки ул РФ Дәүләт флагы көнендә, Татарстан Республикасы суверенитетының 25 еллыгы алдыннан һәм Тәтеш районы оешуга 85 ел тулган елда булды. 

Үзенең сәламләү чыгышында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиулов ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка районда мөһим объектлар ачкан өчен рәхмәт белдерде.

"Бүген районда бәйрәм: без социаль әһәмияткә ия объектлар ачабыз", - диде ул.

Урюм авылы халкын яңа балалар бакчасы ачылу белән котлап, Илдар Халиков балаларның үз республикаларының лаеклы уллары һәм кызлары булып үсеп җитүен теләде.

"Әлбәттә, мондый объект пәйда булуга ата-аналар, әби-бабайлар иң күбе сөенә, алар авыл үзәгендә балалар бакчасы гына түгел, ә матур сарай алды. Татарстан авылларында андый сарайларның саны артканнан-арта бара. Өстәвенә, балалар бакчалары гына түгел, авыл клублары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, ветеринария пунктлар һәм башкалар. Юллар төзелә, озак еллар буе кытлык булган объектлар пәйда була. Бу Рөстәм Миңнехановның сәясәте, аның мөнәсәбәте, Татарстанның авыллар белән яшәвен аңлавы, чөнки нәкъ менә биредә республика халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте, телләре һәм безнең иң төп кыйммәтләр саналган башкалар саклана", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

"Бөртеклеләрне җыю тәмамлана. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт. Район яхшы дәрәҗәдә. Барлык эшләрне дә вакытында тәмамлавыгызны телим", - дип өстәде ул.

Бинаның символик ачкычын алып, "Родничок" балалар бакчасы мөдире Галина Кильганова Татарстан җитәкчеләре, төзүчеләр һәм авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Без бу бакчаны 11 ел көттек", - диде ул.

Балалар бакчасында  төрле яшьтәге 25 балага исәпләнгән бер төркем эшләячәк. Бинада музыка һәм физкультура заллары урнашкан универсаль зал, методик, медицина һәм процедура кабинетлары, ашханә, кер юу урыны бар. Аның территориясендә спорт-уен мәйданчыгы урнашкан.

Киләсе елда әлеге бинада 25 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп ачу ниятләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100