news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Татарстан өчен авыл юллары һәрвакыт аерым тема булды”

Казанда авыл юлларына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казан ярминкәсе бизнес-үзәгендә “Авыл юллары. Тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Росавтодор” федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФның 30 субъекты тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль район җитәкчеләре катнашты.
Семинарда катнашучыларны Татарстан Президенты исеменнән ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Үз чыгышында ул бу очрашуның инициаторы Татарстан булуын белдерде. “Республикада яңа объектлар, юл инфраструктурасына зур игътибар бирелә. Бу эшләргә безне 2013 елгы Универсиада да этәрә”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы. Көн саен Казанга күп санлы кунаклар килә, шуңа күрә транспорт магистральләрен мөмкин кадәр тизрәк төзергә кирәк.
“Универсиада – юл-транспорт инфраструктурасы объектлары гына түгел. 30 яңа спорт объекты булачак, аныд 26 сы төзелгән инде. Бер атнадан тагын бер эре объектларның Ишкәкләрдә ишү (Гребный) каналын тапшырабыз”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
ТР Хөкүмәте башлыгы семинар темасы хакында, “Татарстан өчен авыл юллары һәрвакыт аерым тема булды”, дип билгеләп үтте. “Сез Татарстанның һәрвакыт авылларны саклап калуга аеруча игътибар бирүен беләсез. Бу милли мәдәниятне саклауның мөһим һәм төп элементы. Азык-төлек ягыннан куркынычсызлык, үзебезнең продукт булу, кеше өчен әһәмияткә ия тармакларга ярдәм итү мөмкинлеген булдыру – Татарстан өчен стратегик бурычлар”, - диде И.Халиков.
“Росавтодор” федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин сүзләренә караганда, авыл юллары автоюл инфраструктурасының мөһим катламын тәшкил итә. “Мондый юлларның альтернативасы юк диярлек. Авыл җирлекләре юллары азык-төлек җитештерү буенча бик мөһим эшчәнлекне гамәлгә ашыра”, - диде А.Чабунин.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерүенчә, ТР юл челтәренә 33,4 мең км дан артык гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары керә, шул исәптә - 1 мең км федераль, 13,5 мең км – төбәк һәм 18,9 мең км дан артыгы – җирле, алар шәһәр һәм торак пунктларны транспорт белән тәэмин итә.
Хәзерге вакытта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсеше” озак вакытлы максатчан республика программасы эшләнгән.
Иртәгә семинарның күчмә (гамәли) өлеше башлана. Чарада катнашучылар ТР Теләче һәм Саба районнары авыл юллары төзелееш участокларын караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100