news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары белән очрашты

Тукай районы территориясендә урнашкан “Түбән Кама” милли паркы” федераль дәүләт учреждениесе эшчәнлеген оештыру очрашуда төп тема булды

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Тукай районы территориясендә урнашкан “Түбән Кама” милли паркы” федераль дәүләт учреждениесе эшчәнлеген оештыру бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Игорь Майданов белән очрашуы вакытында күтәрелгән төп тема булды. Хөкүмәт йортында узган очрашуда яклар пычранган территорияне реабилитацияләүгә кагылышлы федераль программага тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләсен дә күтәрде, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада белән бәйле экологик мәсьәләләрне кузгатты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Түбән Кама” милли паркы” табигатьне саклау, экология-агарту һәм фәнни-тикшеренү буенча федераль әһәмияттәге учреждение. Аның территориясе аеруча экологик, тарихи һәм эстетик кыйммәт биргән табигый комплексларны, объектларны берләштерә.
Очрашуда Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР төбәк идарәсе җитәкчесе Елена Паткина, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100