news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Бүгенге вәзгыять шартларында гражданнарның барлык төп мәнфәгатьләрен кайгырту зарур”

Кадрлар потенциалын саклап калу һәм хезмәт базарында тотрыксызлыкка юл куймау өчен, ул 2008-2009 нчы еллар кризисы барышында тупланган тәҗрибәне тулысынча эшкә җигәргә киңәш итте

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге катлаулы икътисади вәзгыять хезмәт базарын какшата алуы белән хафаланырга мәҗбүр итә. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, икътисади шартлар министрлык тарафыннан башкарыла торган эшнең әһәмиятен тагын да арттыра.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, тармак белгечләре катнашты.

Төп доклад белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул чыгышында билгеләп узганча, министрлыкка кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруга аеруча өстенлекле игътибар юнәлтергә кирәк булачак. Вакытлыча мәшгульлеккә, эштән азат ителү алдында торган затларның стажировкасына игътибар биреләчәк. Министр сүзләренә караганда, акча бүлеп бирү буенча федераль үзәк таләпләре шактый катгый, аларның игътибар үзәгендә – чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекен булдыру белән шөгыльләнүче, чит ил эшче көчләрен безнекеләргә алмаштыру яклы булган предприятиеләр.

Илдар Халиков министрлык эшчәнлегенә бәя биреп, 2014 нче елда тармак алдында торган төп бурычларның тулы күләмдә үтәлгәнен билгеләп узды. Хөкүмәт җитәкчесе кайбер социаль-икътисади күрсәткечләргә тукталып, демографик вәзгыятьтәге уңай динамикага игътибарны юнәлтте. Премьер-министр агымдагы елда хезмәт базарындагы вәзгыятьнең какшавы ихтималлыгына хафаланырлык урын булуына ишарәләп: “Кадрлар потенциалын саклап калу һәм хезмәт базарында тотрыксызлыкка юл куймау өчен, 2008-2009 нчы еллар кризисы барышында тупланган тәҗрибәне тулысынча эшкә җигү зарур”, - дип белдерде ул.

Илдар Халиков әйтүенчә, министрлык республика предприятиеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү процессының инициаторы булырга тиеш. Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча федераль үзәк белән уртак эшне дә җайга салу зарур, дип ассызыклый ул.

Премьер-министр хезмәт базарын үстерүне әһәмиятле бурыч итеп билгеләде. “Яңа эш урыннарын булдыру мәсьәләсендә кече һәм урта бизнес һаман да өстенлекле булып кала. Соңгы елларда кече һәм урта бизнес тулаем төбәк продуктының чирек өлешен били. Ә иң катлаулы икътисади чорларда халык эшмәкәрлек мөмкинлекләренә күз ташлый”, - дип Хөкүмәт башлыгы мәшгульлек органнарын кешеләргә кече бизнесның әзер проектларын тәкъдим итәргә өндәде.

Илдар Халиков агымдагы елның гыйнварында хезмәт хакы буенча түләнмәгән бурычның артуына карата борчылуын белдерде. Хезмәт хакының вакытында түләнүен тәэмин итү мәсьәләсендә ул предприятие җитәкчеләре белән актив һәм катгый төстә эшләргә кирәклеген әйтте. Аеруча акча бирүдә тоткарлыкларның башлангыч вакытында ук Илдар Халиков прокуратураның зур активлык күрсәтергә тиешлегенә ишарәләде. “Хезмәт хакы түләү кичектерелгән һәр көн – теләсә нинди гадәттән тыш хәлдән җитдирәк”, - дип, Премьер-министр моны, беренче чиратта, гаиләнең тиешле вакытта матди ярдәмнән мәхрүм калуы дип бәяләргә киңәш итте. Ул прокуратура һәм контрольдә тотучы башка органнарга бу мәсьәләдә принципиаль булырга кушты.

Хөкүмәт җитәкчесе катлаулы икътисади шартларның социаль ихтыяҗларга чыгымнарны арттыруга киртә булуын да ассызыклап үтте, әмма социаль программалар барысы да гамәлдә калдырылачак. “Без социаль проектларны туктатмаячакбыз, алар барысы да үз көчендә калачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карар кылган иде. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип ышандырды Илдар Халиков.

Премьер-министр ассызыклаганча, хезмәт иминлеге һәм куркынычсыз эш шартлары белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча зур игътибарны таләп итә. “2014 нче елда җитди позитив динамика күзәтелә. Эш урынында үлем очракларының 30 процентка кимүенә ирештек, шулай да, бу мәсьәләдә, һичшиксез, тынычланырга ярамый, шул ук киеренелек халәтендә бу юнәлештә вәзгыятьне тагын да яхшырту өстендә эшләргә кирәк”, - дип басым ясады ул.

“Бурычлар күп, әмма 2015 нче елның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү елы булуын истә тотарга кирәк. Ветераннар – аерым игътибарга, хөрмәткә лаек категория. Аларның һәрвакыт безнең ихтирамны, кайгыртуны тоеп яшәве – безнең бурыч. Бәйрәмгә багышланган барлык чараларның график буенча төгәл үтәлеп кенә калмыйча, аларның күңел биреп оештырылуы мөһим”, - дип, Илдар Халиков, бу бурычны уңышлы үтәү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.

"Бүгенге вәзгыять шартларында гражданнарның барлык төп мәнфәгатьләрен кайгырту зарур”, - дип, Премьер-министр хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot