news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ил өчен бердәм тел һәм белем бирү өлкәсе – болар дәүләт оештырыла торган көчле 2 фактор
Россия шәһәрләре һәм алардагы югары уку йортлары мәсьәләсе хакында РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Гаджимет Сафаралиев шәрехли
Скопировать ссылку
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия Федерациясенең икътисад генераторларының берсе булган һәм халык күпләп урнашкан географик киңлектәге Татарстанда КДУ базасында федераль университет оештырылуы бик яхшы, чөнки шушы регионда ул университет мәгариф сәясәтен алып баручы ролен башкарачак.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 10 нчы тапкыр ачылган махсуслаштырылган “Мәгариф. Карьера-2010” күргәзмәсе ачылышыннан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Гаджимет Сафаралиев шул хактагы фикерләре белән уртаклашты. Моңа өстәп, Татарстанда инновацион югары уку йортлары бар, хәзер КДТУ (КАИ) базасында илкүләм тикшеренү университеты оеша. Электән үк шәһәрләр төрле дәрәҗәдә бәяләнә иде, хәзер иң алда Мәскәү, Санкт-Петербург университетлары, алардан соң - федераль университетлар (алар һәр регионда мәгариф һәм фән үзәге), аннары – илкүләм тикшеренү университетлары (болары – аерым икътисад тармаклары локомотивлары). Аларның соңгыларында иң алга киткән технологияләр һәм тармаклар өчен белгечләр әзерләнә, университетлар арасында шундый дәрәҗә-статус алуга конкурс бик объектив, чөнки аларда бәйсез экспертлар эшли, түрәләрнең йогынтысы – минималь. Бу бик яхшы күренеш, мәсәлән, илдә 4 авиация университеты илкүләм тикшеренү университетына әйләнде, димәк, аларның куәте зур, дип шәрехләде Мәскәү кунагы.
“Ләкин хәзер оештырыла торган система перспективага әллә ни игътибар итми, мәсәлән, регионнарда калган югары уку йортлары нинди дәрәҗәдә була? Әллә закон нигезендә региональ университет оештырырга, алай түгел икән, 230 югары уку йорты регионның аларны асрый алу-алмавына бәйле хәлдә калачак”, - дип кисәтә Г. Сафаралиев. 200ләп ел дәвамында калыпка салына килгән мәгариф системасының киләчәге нинди? Биредә автоном рәвештә эшләргә этәрү күзәтелә, ләкин барысы да үз-үзләрен тәэмин итәрлек акча эшли алмый, димәк, таралып бетү ихтималы бар. Гасырлар буена торгызылганны таратып атсак, тагын гасырлар буена торгызырга туры киләчәк – бу бик куркыныч хәл, шуңа күрә югары уку йортларының киләчәге мәсьәләсенә бик сак карарга кирәк, дигән фикердә ул. “Ил өчен бердәм тел һәм белем бирү өлкәсе – болар дәүләт оештырыла торган көчле 2 фактор”, - дип басым ясап әйтте РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары.
Журналистлар белән очрашуга килгән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин, яшьләребез уңышлы гына киләчәген корсын өчен, республикада “Алгарыш” кебек берничә зур проект гамәлдә, Татарстанда мәгарифне модернизацияләү буенча Президент программасы әзерләнә, дип искәртте. “Республика буенча берничә баскычлы һөнәри белем бирү гамәлдә, 26 уку йорты гына 1 баскычлы калды, калганнары – 2 яки 3 баскычлы. Татарстан Республикасында барлык уку йортлары да автоном эшли, димәк, алар конкуренциягә сәләтле”, - диде ул Мәскәү кунагына җавап итеп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot