Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара җыр бәйгесенең Гала-концерты узды
Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара җыр бәйгесенең Гала-концерты узды
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара бәйгесендә Гала-концерт булды. Тантанага ТР мәдәният министры Илдус Тарханов та килгән иде. Гала-концертта өченче турда җиңгән узучы конкурсантлар һәм алдагы елларда бәйгедә җиңүчеләр чыгыш ясады.
Бәйгенең өченче турына 25 претендент узган иде. Соңгы сайлап алу турында исә жюри иң лаеклылар дип 22 конкурсантны калдырды. Алар – Вилдан Мисбахов, Эльвира Сәлахова, Венера Нәбиуллина, Айрат Вәлиуллин, Айгөл Сагынбаева, Илшат Шәйхуллин, Илшат Вәлиев, Руслан Галимуллин, Рөстәм Яваев, Илдус Шәйдуллин, Илнур Байназаров, «Гөлләр» ансамбле, Алмаз Нургалиев, Рамил Галимов, Алсу Зәйнетдинова, Гөлшат Галиева, Эльвира Гафурова, Финат Халиков, «Өмет» ансамбле, «Аксуран» төркеме, Артур Исламов һәм Зөлфия Гайнуллина.
«Әлеге бәйге милләтебезнең шатлыгы да, кайгысы да, ул халкыбызның мәдәни мирасы да. Чөнки халкыбыз гомер-гомергә җырлап яшәгән һәм аның традицияләре бу конкурста чагылыш таба. Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең күп кенә төбәкләреннән җыелган яшь башкаручыларыбыз сәнгатебезгә үзләреннән өлеш кертә. Сезнең барыгызны да Мәдәният министрлыгы исеменнән шушы бәйрәм белән тәбрик итәм. Иҗади уңышлар сезгә», - дип белдерде мәдәният министры.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру була. Ул җырчы-вокалист, вокаль-ансамбль һәм вокаль-инструменталь ансамбль дигән өч номинация буенча тапшырылачак. Беренче номинация буенча жюри җиңүчеләрне хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым-аерым да билгеләргә мөмкин.
Өченче турда җиңгән конкурсантларның барысына да бәйгенең иң зур бүләге – «ИЛҺАМ» дип исемләнгән җырчы сандугач сыны тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз