news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы доллар курсы 130 сумга кадәр артырга мөмкин булу турында белдерде

Икътисадчы Михаил Хазин доллар курсы 130 сумга кадәр артуны фаразлый. Мондый фикерне ул «Говорит Москва» эфирында белдерде.

«Мин фаразлаганча, алар (Үзәк Банк – Т-и. иск.) рубльне 120-130 сумга кадәр девальвацияләргә (долларга карата) тырышачаклар», - диде ул.

Шулай ук, аның сүзләренчә, «әлбәттә, чыгымнар инфляциясе була». Әмма Россия Үзәк банкы ставканы киметкән очракта, моны компенсацияләргә мөмкин булачак, дип ассызыклады Хазин.

Үзәк Банк директорлар советы 20 декабрьдә булган соңгы утырышта төп ставканы еллык 21 процент дәрәҗәсендә саклап калды. Әмма регулятор башлыгы Эльвира Нәбиуллина ставка февральдә арттырылырга мөмкин булу турында белдерде.

Россиядә инфляция 2024 елда 9,5 проценттан артып китте. Бу Үзәк Банк фаразларыннан (8-8,5 процент) югарырак.

Элегрәк икътисадчы Михаил Беляев акчаларны алтында яки криптовалютада саклау турында сөйләде, шулай ук акча салу өчен отышлы коралны атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100