news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министрлыгы: Республиканың азык-төлек базарында вазгыять тотрыклы

Республиканың азык-төлек базарында товар запаслары буенча вазгыять тотрыклы, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә белдерде.

«Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарларның күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек», –  дип билгеләп үтте Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүне Икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штабның эшче төркеме даими контрольдә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100