news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИКТ укытучыларын да өлешчә мобилизациядән кичектерергә тәкъдим иттеләр

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мәктәпләрдә ИКТ укытучыларын һәм югары уку йортларында цифрлы дисциплиналардан белем бирүчеләрне дә өлешчә мобилизациядән кичектерергә тәкъдим итте. Ведомство башлыгы Максут Шадаев шундый белдерү белән чыкты. Бу хакта министрлыкның телеграм-каналы хәбәр итә.

«Иртәгә-берсекөнгә без IТ- һәм телеком-компания хезмәткәрләрен мобилизациядән кичектерү өчен белгечлекләр исемлеген киңәйтәчәкбез», - диде ул.

Шадаев сүзләренчә, Генераль штаб кичектерү процедурасының «легитим булуын һәм эшләвен» раслаган, Саклану министрлыгы исә ведомство исемлекләрен хәрби комиссариатларга тапшыра.

Искәртеп узабыз, дәүләт хезмәтләре порталында IТ-белгечләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерүнең формасы эшли башлады. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, гаризаларны эшкәрткәннән соң, Генераль штабка җибәрә, Саклану министрлыгы исә мобилизациягә җәлеп итү турында карар чыгара.

РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итте. Украинадагы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен резервтагы 300 мең кешене чакырырга ниятлиләр. Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларның 200 меңе мобилизацияләнгән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100