news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бюджеты әлегә тәгаенләнмәгән

Аның якынча суммасы киләсе елның язында билгеле булачак

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда 2015 нче елда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бюджеты күләме әлегә билгеле түгел. Аның тәгаен суммасы киләсе елның язында игълан ителәчәк, диде бүген журналистларга “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров.

“Икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә, бюджет күләме һәрдаим үзгәреп тора. Бер өлкәдә үссә, икенчесендә, киресенчә, төшә. Әлегә ул билгеләнгән кысалардан чыкмый. Икътисади вәзгыять бераз тотрыклылангач, стадионны реконструкцияләү дә күпмегә төшәчәге төгәл билгеле булачак. Нәрсә генә булмасын, бөтендөнья чемпионаты барыбер FINA таләпләре нигезендә оештырылачак”, - дип белдерде Азат Кадыйров.

Дирекция җитәкчесе ассызыклаганча, икътисади вәзгыять үзгәрүе хезмәтләр җыелмасында һәм ассортиментында чагылыш табарга мөмкин. “Безнең проект нигезендә бар кешегә дә ошаган Универсиада-2013 проекты ята. Бу экскурсия, мәдәни һәм башка программаларга да кагыла. Әлегә без алдан билгеләнгән программа буенча барабыз, бәлки, нәрсәдәндер баш тартырга да туры килер”, - дип билгеләп узды Азат Кадыйров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100