news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты ачыла

Аның кысаларында иртәдән кичкә кадәр “Инновацияләр һәм инвестицияләр” дип аталган күргәзмә эшләячәк

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 28-29 июнь көннәрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты – “KAZANSUMMIT-2010” уздырылачак.

Аның кысаларында иртәдән кичкә кадәр “Инновацияләр һәм инвестицияләр” дип аталган күргәзмә эшләячәк. Бүгенге стратегик форумда ислам бизнесына һәм финансларына мөнәсәбәте булган җитәкче һәм вәкаләтле даирәләр чыгышлары булып, иртәгәсе инвестицион форумга исә түбәндәге темалар чыгарылган: “Чит ил инвестицияләренә карата дәүләт карашы. Россия Федерациясенә ислам инвестицияләрен җәлеп итү тәҗрибәсе” һәм “Ислам инвестицияләреннән файдалану мөмкинлеге: Европа илләре мисалы”, анда, шулай ук, Татарстанның “АкБарс Дивелопмент” һәм “Химград” бизнес-проектларын тәкъдим итү дә күздә тотыла.

Саммитның тантаналы ачылышыннан соң бүген матбугат конференциясе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100