Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ихсан” мөселман берлеге ярдәм көтә
“Ихсан” мөселман берлеге ярдәм көтә
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәреннән куанычлы хәбәр килде. Бор шәһәре мөселманнарының “Ихсан” дини берлеге шушы шәһәрдә яшәүче дин кардәшләребезнең сәдака һәм хәйрия акчаларына гыйбадәтханә төзү өчен әлегә тышкы эшләре генә башкарылган бина сатып алган.
Шәһәрдә җомга һәм гает намазларын укырга зар булып йөргән диндәшләребез өчен бу зур вакыйга, әлбәттә. Ләкин дини берлек җитәкчелеге карт-корыдан килгән хәер-сәдака акчасына гына гыйбадәт йортын сафка бастыра алмаячагына борчыла. Шуңа да алар өлкә мөселманнарына, эшкуар милләттәшләребезгә һәм хәйрия оешмаларына мәчетне төзеп бетерү өчен ярдәм итүләрен үтенеп мөрәҗәгать юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз