news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Шәймиев – тәҗрибәле һәм эшлекле кеше, аның Татарстанның тарихи мирасын кайтарудагы эшчәнлеге республика үсешендә гаять зур әһәмияткә ия.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

 «Сез – иң ихтирамга лаек һәм абруйлы кешеләрнең берсе, бөтен эшчәнлегегез Россиянең бердәмлеген һәм куәтен ныгытуга юнәлдерелгән зирәк дәүләт эшлеклесе. Сез дөрес, конструктив карарлар тәкъдим итеп һәм традицияләр, әхлакый ориентирларны саклап, бөтен гомерегезне Ватанга һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышладыгыз. Бүгенге Татарстанның шундый икътисади куәткә, фәнни һәм технологик казанышларга, милли һәм дини мөнәсәбәтләр гармониясенә ирешүендә Сезнең хезмәтегез бик зур», - диелә котлау текстында.   

 Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Шәймиев – тәҗрибәле һәм эшлекле кеше, аның Татарстанның тарихи мирасын кайтарудагы эшчәнлеге республика үсешендә гаять зур әһәмияткә ия, Россия һәм аның күпмилләтле халкы шуның белән көчле дә.

 Вәкаләтле вәкил Минтимер Шәймиевкә кешеләрне һәрвакыт изге эшләргә рухландыруын, шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм энергиясе ташып торуын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100