Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Идея” технопаркы АКШта Бөтендөнья венчур форумында уңышлы чыгыш ясады
“Идея” технопаркы АКШта Бөтендөнья венчур форумында уңышлы чыгыш ясады
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Казанга Нью-Йорктан “Идея” инновацион технопаркы делегациясе кайтты. Аның составына технопаркның генераль директоры Денис Муратов, инновацияләр буенча директор Сергей Юшко һәм проектлар эзләү һәм экспертизасы бүлеге башлыгы Юлия Щелкова кергән иде. Форумда технопаркның тәкъдир ителеше, һичшиксез, иң яхшысы дип табылган.
Технопаркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа буын рентген-диагностика аппараты, тотылган чыгымнарны тиз каплау мөмкинлегенә бәйле рәвештә, зур кызыксыну уяткан һәм иң күп тәкъдим ителгән проект булган. Бөтендөнья венчур форумында шулай ук видео-конференция системасы өчен Vidicom видео-интернет-коммуникаторы, нефтьнең сыйфатын яхшырту технологиясе, күп функцияле эретү аппараты һәм уникаль авиация проекты – турбодисколет тәкъдим ителгән. Технопаркны проектны башлангыч стадиядән алып тулысынча үстерүне тәэмин итә торган идарә итүче компания итеп тәкъдим итү шулай ук мөһим булган. Форум кысаларында чит илләрнең эре венчур фондлары белән очрашулар үткән, алар хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдергән.
Чит ил венчур фондлары вәкилләре, гомумән алганда, әлегә Россия компанияләренә акча кертергә әзер түгел. Нигездә, бу Россиянең законнар чыгару һәм салым системасының камил булмавы белән аңлатыла, монысы исә, үз чиратында, фәнни технологияләрнең нәтиҗәле үсешенә комачаулый. Шуңа да карамастан, Бөтендөнья венчур форумы барышында “Идея” технопаркы чит ил инвесторлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек юлларын тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз