news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Идел хаҗ” үзәге хаҗилар белән очрашулар уздыра

Күп хаҗилар бу сезонда гомрәгә һәм хаҗга “Идел хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша барырга әзер

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). 2011 елның хаҗын оештыру барышында төбәкара “Идел хаҗ” үзәгенең региональ үсеш бүлеге хезмәткәрләре Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә хаҗилар белән очрашулар уздыра.
Әлеге бүлек җитәкчесе Гали Хәсәнов хәбәр иткәнчә, ике ай эчендә очрашулар Мамадыш һәм Балтач районнарында, Ульяновск, Саранск, Самара, Ижевск шәһәрләрендә узган. Очрашулар вакытында хаҗилар хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклашкан, теләк-тәкъдимнәрен җиткергән.
Күп хаҗилар бу сезонда гомрәгә һәм хаҗга “Идел хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге аша барырга әзер, дип хәбәр итә мәркәзнең матбугат хезмәте.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100