Казан елга портының пассажир суднолары рейсларына онлайн билетлар сатыла башлады.
Билет алу өчен http://sktatflot.ru/ рәсми сайтына керергә һәм “Хезмәт күрсәтү" (“Наши услуги”) бүлегенә кереп «Билет сатып алу» (“Купить билет”) бүлекчәсенә күчәргә кирәк, дип хәбәр итә портның матбугат хезмәте.
Шулай ук порталда 2022 елда пассажир суднолары рейсларының гамәлдәге расписаниесе һәм билет бәяләре белән дә танышырга мөмкин.