news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе спорт академиясе 2011 елның көзендә 350 студентны кабул итәчәк

Биредә перспективалы спортчылар һәм булачак туризм менеджерлары белем алачак

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Идел буе спорт академиясе 2011 елның көзендә 350 студентны кабул итәчәк. Биредә перспективалы спортчылар һәм булачак туризм менеджерлары белем алачак.
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында яңа федераль югары уку йортына студенлар җыюга багышлап үткәрелгән киңәшмәдә академия ректоры Йосыф Якубов әнә шул хакта хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, Казандагы Спорт академиясе Чаллыдан Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен Татарстан башкаласына күчерү юлы белән оештырыла. Автошәһәрдә аның филиалы сакланып калачак. Академия базасында спорт фәнни-белем бирү кластеры булдырыла.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов киңәшмә барышында белдергәнчә, Хөкүмәт, Россия һәм Татарстанның спорт министрлыклары яңадан оештырылган академиягә зур өметләр баглый. Бүгенге көндә вузны оештырудагы барлык процедуралар да төгәлләнгән инде. 2011 елның 1 сентябренә заманча укыту-лаборатория корпусын файдалануга тапшыру һәм 8 спорт объектын академия балансына күчерү күздә тотыла.
Ректор Йосыф Якубов академия студентлары файдалана алачак өстенлекләр арасында түбәндәгеләрне атады: инновацион методикалар кулланып, заманча җиһазлар куелган аудитория һәм лабораторияләрдә белем алу; иң заманча һәм югары технологияле спорт корылмалары мәйданчыкларында шөгыльләнү; Универсиада авылында уңайлы шартларда яшәү; чит илләрдә стажировка узу; Татарстан һәм Россия җыелма командалары әгъзасы булу перспективасыннан файдалану мөмкинлеге. Академиядә дәресләрне Россия һәм чит илләрнең югары квалификацияле белгечләре алып барачак, шунлыктан академия сәләтле һәм перспективалы яшьләрне җыюга карата кызыксыну белдерә һәм аларны Идел буеның барлык төбәкләреннән җәлеп итәргә ниятли, дип ассызыклады Йосыф Якубов.
Киңәшмәдә катнашкан спорт учреждениеләре җитәкчеләре вузда читтән торып белем алу, түләүле төркемнәр, спорт төрләре буенча студентларны кабул итү квотасы, инвалидларны, шул исәптән паралимпиячеләрне укыту мөмкинлекләре белән кызыксынды. “Идел буе спорт академиясе “Сколково” тибындагы физкультура-спорт һәм туристик инновация проектына әверелергә тиеш”, - диде Рафис Борһанов. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100