news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара иллюстрацияләр фестивале җиңүчеләрен игълан итәчәкләр

27 һәм 28 август көннәрендә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Астра» дип аталган I Халыкара иллюстрацияләр фестивале узачак. Чара Мәдәни инициативаларның президенты фонды ярдәме белән оештырыла.

27 апрельдән 10 июньгә кадәр бәйгенең читтән торып этабы узды. Җиңүчеләр төп этапта –  27 һәм 28 август көннәрендә «Мәскәү» мәдәни үзәге мәйданчыгында игълан ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Экспертлар куйган баллар нигезендә, 44 катнашучыдан лонг-лист (җиңүче итеп танылачак кандидатларның якынча исемлеге) төзелгән. Аларның эшләрен 27 августтан 31 октябрьгә кадәр «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгенең баллар үтә торган залында күреп булачак. Лонг-листка шулай ук Татарстаннан конкурсантлар да керде. Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре фестивальнең икенче этабында игълан ителәчәк, җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак.

Жюри фестивальдә катнашучылар арасында Иң яхшы китап иллюстрациясе, Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы иллюстрацияле материал, Иң яхшы коммерция иллюстрациясе, Иң яхшы автор проекты (бастырылмаган проектлар һәм башка форматлар – комикслар, зиннар, рәссамнар китаплары һ.б.) номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде.

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән: Әрмәнстан, Беларусь, Бөекбритания, Италия, Эстониядән 188 иллюстратордан гаризалар кабул ителгән. Биредә яшь рәссам-иллюстраторлар һәм зин (һәвәскәрләрнең аз тиражлы басмалары) авторлары җыелачак. Шулай ук китап чыгаручылар, сәнгать белгечләре, язучылар, иллюстрацияләр белән кызыксынучы тамашачылар катнашуы көтелә.

Искәртеп үтәбез, I Халыкара иллюстрацияләр фестивале Мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәме белән оештырыла. Фестиваль заманча иллюстрацияләр һәм яшь рәссамнар өчен иҗади остаханәләр репрезентациясенең мобиль һәм актуаль формасы булыр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100