news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел машина локомотивка юл бирмәгән

Сентябрьнең 8 көнендә республика юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 133 транспорт һәлакәте булган

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 10 тулганда Бөгелмә каласының Магистральная урамында җиңел машинда барган хатын-кыз, тимер юл аркылы чыкканда, тепловозга юл бирмәгән һәм локомотивка бәрелгән. Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, “ВАЗ-2109” рулендагы 1980 елгы әлеге автоледи тимер юлның светофорсыз кичүеннән юл йөрү кагыйдәләренең 15.3 пунктын бозып чыккан. Бәхетенә, машина белән идарә иткән кеше әллә ни зур каза күрмәгән һәм медицина ярдәме аңа урында күрсәтелгән.

Сентябрьнең 8 көнендә республика юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 133 транспорт һәлакәтендә 174 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән һәм 16 кешенең гомере өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100