news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхтәм Зарипов Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән

Әлеге карар берлекнең идарә утырышында кабул ителгән.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Әхтәм Зариповны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү кирәклеген беренче булып, күренекле режиссерның китапларын тәкъдим итү кичәсендә халык шагыйре Роберт Миңнуллин күтәреп чыкты: “Язучы дидек, аның кирпеч калынлыгы ике китабы бар. Ләкин ул, кызганыч, һаман да язучылар берлеге әгъзасы түгел. Аның беренче тапкыр ун еллар элек күңеленә “корт” кергәнен - “Язучылар берлегенә мине алырлармы икән?” дигәнен хәтерлим. Ни гаҗәп, аны Берлеккә алмыйлар”, - дигән иде ул сәхнәдән.

Ниһаять, Татарстан язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында Әхтәм Зарипов Берлеккә кабул ителде.

Берлекнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яңа әгъзалар кабул итү мәсьәләсе идарә утырышында каралган һәм өч кеше кабул ителгән. Әхтәм Зарипов (Казан), шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова (Әлмәт), шагыйрь Роберт Сәләхиев (Актаныш) Татарстан Язучылар берлеге Идарәсе тарафыннан Берлек әгъзалары булырга лаек дип табылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100