Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хозур ТВ» каналында «Такой татарский русский» тапшыруы башлана
Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә телеканалда татар теленнән алынган сүзләрнең килеп чыгышы турында аңлаталар.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалында «Такой татарский русский» дип аталган яңа тапшыру күрсәтелә башлый. Әлеге тапшыру татар теленнән алынган сүзләрнең килеп чыгышы турында сөйли.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.
Чыгарылышларда төрле темалар — мәсәлән, кием-салым, ризык, транспорт, күчемсез милеккә кагылышлы кызыклы мәгълүмат бирелә.
«Такой татарский русский» тапшыруын «Хозур ТВ» телеканалында сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 13:55 һәм 20:55 сәгатьләрдә карарга мөмкин.
«Таттелеком» абонентлары исә тапшыруны сишәмбе көнне 14:05 һәм 22:35 сәгатьтә; пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 12:40 һәм 01:00 сәгатьтә карый ала.
«Тапшыруны барыбыз да хәреф танырга өйрәнгән „Әлифба“ китабы тышлыгындагы малай алып барачак», — ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз