news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү программасы быел 36,6 мең кешегә исәпләнгән

Шундый ук максаттан, Татарстан карамагына былтыр 3,6 млрд. сум акча кергән иде, ләкин анда катнашучылар саны күпкә артык булды

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча Россия Федерациясе тәкъдиме иткән өстәмә юнәлешләрне гамәлгә ашыру йөзеннән, Татарстан карамагында ел дәвамында 3,6 млрд. сумга якын акча булып (2009 елда - 2,9 млрд.сум), шуның 94 проценты (2009да - 95 проценты) федераль "кесәдән" кергән.

Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының инвалидлар эшләре буенча департаменты директоры Григорий Лекарев, ТР Президенты Аппараты, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашындагы утырышында министр Айрат Шәфигуллин шул хакта шәрехләде.

Аерым алганда, программа буенча былтыр башка урынга күчеп китеп эшкә урнашканнар - 333; җәмәгать эшләренә һәм вакытлыча эшкә 232 мең кеше җибәрелгән, шуларның 56,6 проценты - хезмәт урыныннан чыгару куркынычы булганнар. Эшкуар буларак үз эшен ачып җибәрү өчен 20 меңнән артык кеше бизнес-план эзерләп тапшырса, шуларның 19,7 меңе эшчәнлеген теркәп субсидия алуга ирешкән һәм тагын 6 меңләп кешене эшле иткән, һәрбер өстәмә эш урыны булдырган өчен 58,8 мең сум акча алган. Предприятиеләрнең эштән чыгару ихтималы булган 12,4 мең хезмәткәре икенче һөнәр үзләштергән - бу яктан Татарстан шушы программада катнашкан Россия регионнары арасында иң алда санала, дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин.

Коллегия утырышында әйтелгәнчә, программаның быелгысында, норматив исәп-хисаплар буенча, 36,6 мең кеше катнашыр дип ниятләнә. Аның комплекслы планына исә яңа төр бизнеслар барлыкка килү һәм кече бизнес үсешенә ярдәм итү, татарстанлылар арасында күчмә хезмәт кулланышын җәелдерү, монопрофильле торак пунктлар үсешенә булышу, инвалидларны эшкә урнаштыру һәм күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче ата-анага мәшгульлек буенча ярдәм итү формаларын үстерү, мәгариф учреждениеләрен тәмамлап чыккан яшьләрне эшкә урнаштыру, алар өчен һөнәри белем һәм тәҗрибә алу мөмкинлекләрен киңәйтү кебек бурычлар куела.

ТР Президенты кризиска каршы тору йөзеннән хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән адреслы чаралар нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырылганы өчен РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына рәхмәт белдерде, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2010 елдагы эшчәнлегеннән, тулаем алганда, канәгать булуы хакында әйтте. Р.Миңнеханов, республикада хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклыланды, алга таба үзмәшгульлеккә игътибарны күбрәк юнәлтү зарур, кайбер эшләргә чит илләрдән эшче куллар җәлеп итү кирәк булачак, ләкин түбән хезмәт хакы түләүгә кызыгып түгел, ә квалификациялеләрен сайлап алып кына, диде. Шулай ук, социаль хезмәтләр күрсәтүдә шәхси-дәүләти хезмәттәшлек үсештә булырга тиеш, ләкин бу мәсьәлә әлегә аксый, дип искәртте.

Коллегия утырышында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы вәкиле Григорий Лекарев, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев та аерым темалар буенча чыгыш ясады. Утырыш республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100