Хельсинкидагы ураза гаетенә 200 милләттәшебез килгән
Хельсинкидагы ураза гаетенә 200 милләттәшебез килгән
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 3 ноябрь көнне Финляндиянең Хельсинки, Турку, Ярвәнпә шәһәрләрендә Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бәйрәм чаралары узган. Бу хакта Финляндия татар-ислам җәмгыяте рәисе Окан Дахер хәбәр итә.
“Хельсинкида татар мәхәлләсендә башта намаз кылынды. Бәйрәм намазын имам Рамил Билал хәзрәт укыды. Аннан мин килгән тәбрикләмәләр белән таныштырдым. Бәйрәм белән Мәскәүдән мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, Санкт-Петербург мөфтие Җәфәр Панчаев, Америка, Төркия, Калифорния, Токио, Эстониядән татарлар котладылар”, - диде ул.
Бәйрәм намазына барлыгы 200 тирәсе милләттәшебез килгән. Аннан барысы да җыелып мөселман зиратына юл алганнар. Мөселман зираты 1871 елны ачылган. Аның иске һәм яңа яклары бар. Яңа ягын Финляндия хөкүмәте татарларга 2002 елны биргән. Анда яңа нигез ташлары салынган, корылмалар белән уратылып алынган.
Зиратта шәһитләр ташы янында имам әрвахлар рухына дога кылган, Коръән укылган. “Әлеге изге гамәлләрдән соң бәйрәм өйләрдә дәвам итте. Бер-беребезгә кунакка йөрдек”, - ди Окан Дахер.