ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

С.Кириенко, Р.Миңнеханов, М.Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешен карады

5 сентябрь 2018, 15:00

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасарына атаклы иконаны кире кайтару тарихы турында сөйләделәр.

Екатеринбургның Бакыр мәчетендә Ислам дине буенча курслар ачыла

5 сентябрь 2018, 11:39

Курслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, татарча һәм русча булачак.

Екатеринбургның мөселман зиратында өмә оештырыла

5 сентябрь 2018, 07:41

Иске каберлекләрне киләсе шимбәдә, ягъни 8 сентябрь көнне тәртипкә китерү ниятләнә.

Казанда җиденче тапкыр Якупов укулары узачак

4 сентябрь 2018, 21:12

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау максатыннан, укулар оештырыла.

Католиклар делегациясе вәкилләрен Татарстанда мөселман белем бирү системасы кызыксындыра

4 сентябрь 2018, 08:29

Архиепископ Челестино Мильоре җитәкчелегендәге католиклар делегациясе белән очрашуда сүз республика мөфтияте эшчәнлеге турында барды.

Олы Юршак авылы мәчетен яңартуда катнашкан Хәлилә Шамаковага “Әл-Ихсан” ордены биргәннәр

3 сентябрь 2018, 21:27

Күпмилләтле Тубыл районы быел 95 еллыгын каршылый.

БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәевкә Әлбир Крганов медаль тапшырган

3 сентябрь 2018, 20:12

Мәскәү мөфтиятендә Сәлимгәрәевләр гаиләсе белән очрашуда Русланга ноутбук, ә аның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр.

"Гаилә" мәчете Ислам дине буенча курслар оештыра

3 сентябрь 2018, 15:00

Курслар сентябрь ахыры – октябрь башында башланачак.

Төмән татарлары "Себер энҗесе" мәчетен ачты

3 сентябрь 2018, 09:41

Намаз укый белмәсәгез дә җомга көннәрендә килегез, дога кылыгыз, садака бирегез, Коръән аятьләрен тыңлагыз, дигән мөфти Н.Аширов.

Татарстанда яңа ачылган ике татар мәктәбендә балалар дөньяви һәм дини белемнәр алачак

1 сентябрь 2018, 17:17

Әлмәттәге "Нур" мәктәбендә һәм Балтач районының Бөрбаш авылындагы "Ярдәм" мөселман пансионатында бүген Белем көне билгеләп үтелде.

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Хаҗдан кайтучы беренче төркемне каршы алды

31 август 2018, 17:22

Хаҗдан әлегә барлыгы 80 кеше кайтты.

Мөфти җомга вәгазен белем алуга багышлады

31 август 2018, 16:19

Бүген Галиев мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Татарстанга беренче хаҗилар кайта башлады

29 август 2018, 15:39

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак.

Севастопольдә “Файдалы гыйлем” ислам мәктәбе ачыла

28 август 2018, 18:48

“Файдалы гыйлем” ислам мәктәбенә укырга 6дан 13 яшькә кадәрге балаларны чакыралар.

Самара татарлары Морат бабай изге чишмәсе янында Корбан мәҗлесе оештырган

28 август 2018, 11:52

Бирегә Самара, Похвистнево шәһәрләреннән һәм якындагы авыллардан 200гә якын кунак килгән.

Татарстан хаҗилары Мәккәдә кунакханәдә корбан ашы оештырган

28 август 2018, 09:11

Йөз кешегә әзерләнгән табынны Коръән укып, дога кылып башлаганнар, тәкъбир әйткәннәр, зәмзәм суы эчкәннәр.

Әгерҗе районы Чишмә авылында мәчет ачылды

26 август 2018, 22:00

Әлеге Аллаһ йортын төзүдә башлап йөрүчеләр – моннан берничә ел элек бирегә килеп төпләнгән Корбановлар гаиләсе.

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә мәдрәсә ача

25 август 2018, 11:29

Штаб лидеры Рөстәм Ямалиев татар авылларының киләчәге рухи кыйммәтләрнең үсешенә бәйле булуына ышануын әйтте.

Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрен башкарып, кунакханәләренә кайтты

24 август 2018, 18:14

Татарстан хаҗилары каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады.

Хабаровск татарлары Корбан ашы уздырган

24 август 2018, 10:33

Табынга илледән артык кеше җыелган.

Казанда балалар өчен Корбан бәйрәменә йөзләп кеше җыелган

24 август 2018, 09:29

Бәйрәмгә килүчеләр алар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, үсешендә үзенчәлекле балалар булган.
  5 сентябрь 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10