ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида 200нче пар никахларын теркәде
Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган
Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша
Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Дин

И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте

22 июль 2018, 09:51

КФУ ректоры бердәм стандартларның дөньяви һәм дини уку йортлары арасындагы хезмәттәшлеккә, белем бирү программаларына караганлыгын җиткерде.

Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

21 июль 2018, 14:33

Күмәк намазны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә укыдылар.

Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте

21 июль 2018, 12:06

Мөхәммәт хаҗи Рәхимов академиянең уңайлы урында урнашканын билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

21 июль 2018, 11:04

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, бу җирлекне файдаланмау - үзе зур гөнаһ.

Чирмешәндә шәхси эшмәкәрләр төзеткән мәчетне Корбан бәйрәме алдыннан ачарга ниятлиләр

21 июль 2018, 08:00

Дин йортының имамы гаиләсенә Чирмешәндә аерым йорт сатып алганнар.

Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра

20 июль 2018, 20:43

Шәкертләр өчен тулай торак, өч тапкыр ашату каралган.

Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов

20 июль 2018, 16:28

Татар дин әһелләре форумында катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады

20 июль 2018, 15:11

Җәлил хәзрәт Фазлыев кичәге секция утырышында яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне җиткерде.

Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була

20 июль 2018, 13:51

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, һәрбер кеше һәр көнне үз динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш.

Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев

20 июль 2018, 12:31

Дәүләт Киңәшчесе изге Болгар җирен балалар тәрбиясе өчен файдалану кирәклеген әйтте.

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Мәскәү Ислам көллиятен тәкъдим иткәннәр

20 июль 2018, 11:15

Көллияттә югары дини һәм дөньяви белемгә ия булган мөгаллимнәр укыта.

Самара татарлары прокуратура таләбе буенча мәчет ябылыр дип борчыла

20 июль 2018, 09:28

Сызраньда шәһәрнең кеше иң күп яши торган районында мәчет бинасын файдалануны тыю турында тыңлаулар узган.

Актанышның "Җәмигъ" мәчетендә 100гә якын бала ял итте

20 июль 2018, 02:00

Рухи сәламәтләндерү үзәкләрендә балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтелде.

ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный

19 июль 2018, 21:57

Фәнил Габдрахманов бөтенроссия татар дин әһелләре форумы секциясендә тәкъдимнәрен җиткерде.

Татарстан мөфтие беренче урынбасары милләтебезгә кадерле урыннарны барлау мөһимлеген әйтте

19 июль 2018, 16:56

"Туган якны өйрәнү җәмгыяте"нең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов Татарстанда эпиграфик тикшеренүләр үткәрү әһәмиятен билгеләп узды.

Искәндәр Гыйләҗев, Ислам тарихи урыннары туристлар күңеленә сеңеп калырга тиеш, дип саный

19 июль 2018, 16:16

"Минем өчен иң әһәмиятлесе - безнең төбәктә тарихны сакларга тырышу, шуның ысулларын табу", - ди галим.

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә биш елда 15 меңгә якын кешегә булышлык күрсәтелгән

19 июль 2018, 12:52

«Ярдәм» мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары оештырылган.

Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды

19 июль 2018, 12:08

Казанда татар дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы булган Вәлиулла Якуповны искә алу чаралары уза.

"Хозур ТВ" мөселман каналын Башкортстанда бүгенгә 17 мең кулланучы карый

19 июль 2018, 08:17

“Хозур ТВ” тапшырулары “Зеленая точка Уфа” цифрлы телевидение һәм интернет-провайдеры челтәренә дә кертелде.

Бүген IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлый

19 июль 2018, 07:13

Форумда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1100 делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнашыр, дип көтелә.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

18 июль 2018, 15:48

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.
  23 июль 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10