news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган

Авыручыларның чиреге диярлек коронавирусны симптомсыз кичерә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 18 140 очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә эпидемия башланганнан бирле кичә коронавирус йоктыруның 18 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Авыручыларның чиреге диярлек коронавирусны симптомсыз кичерә.

Барлык төбәкләрдә дә яңа очраклары ачыкланган. Мәскәүдә иң күбе — 4952 очрак, Санкт-Петербургта (854) һәм Мәскәү өлкәсендә (535), иң азы — Чечняда (14), Чукоткада (2) һәм Ненец автономияле округында (1) теркәлгән.

Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар Чечняда, Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100