news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Covid-19 белән авыручыларның барысы да диярлек чирне республика территориясендә йоктырган.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала, барлык кешеләр дә авыруны контактлы юл белән йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 15 кеше авырый. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемдә дә 11 кешенең чир йоктыруы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 23 кеше COVID-19 йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Югары Ослан (5 кеше авырый) һәм Яшел Үзән (4 кеше) районнары, шулай ук Чаллы шәһәре (3 кеше) лидерлар рәтендә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан алып 8417 кеше авырган. 7486 кеше (узган тәүлектә — 47) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100