Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб коронавирусның психикага йогынтысы булуы турында кисәтте
Коронавирус белән каты авыручылар травматик стресс тайпылышыннан интегергә мөмкин.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус белән каты авыручылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларда була торган травматик стресс тайпылышыннан интегергә мөмкин. Бехтерев исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең психик тайпылышларны дәвалау һәм психотерапия бүлеге җитәкчесе Татьяна Караваева шул хакта сөйләде. Бу турыда «Доктор Питер» порталы хәбәр итә.
«Covid-19 инфекциясенең авыр формасы, кешенең реанимациядә ятуы, табибларның елмаюлары урынына битлек һәм скафандр гына күрүе, янәшәдә яткан кешенең үлеме травматик стресс тайпылышына китерергә мөмкин», — дип аңлатты табиб.
Бу тайпылыш психик травма ясаган вакыйгалардан соң ярты ел узгач та булырга мөмкин, диде Татьяна Караваева.
Гомумән, билгеле мәгълүматлар буенча, коронавирус белән каты авыручыларның 1-2 проценты саташудан һәм галлюцинациядән интегә.
Белгечләр сүзләренчә, психик сәламәт кеше өчен коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре әле өйрәнелә генә, чөнки бик аз вакыт узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз