Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Патяшина: Медицина үзәге коронавируска тест ясаганда гражданнарны ялгыштыра
Лаборатория чит илдән кайткан туристларны коронавируска тест ясатасы урынга антитәнчекләр булуга тикшерә.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның медицина үзәкләренең берсе Covid-19 коронавируска тест ясаганда үз клиентларын ялгышырга мәҗбүр итә. Республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«…намуссыз медицина үзәкләре бар. «Звезда» үзәкләре челтәре чит илдән кайткан гражданнарны экспресс-тест урынына коронавируска антитәнчекләр булуга тикшереп бутый», — дип аңлатты докладчы.
Хәзер республикада барлыгы 20 лаборатория тест ясый. Алар тәүлегенә Covid-19 инфекциясенә 7406 тест ясый ала, диде Марина Патяшина.
Аның сүзләренчә, Төркиядән кайткан туристларның 97 проценты коронавируска аэропортта тикшеренә. Билгеле срокта тест узмаучыларга 126 административ беркетмә төзелә.
1 августтан Россиягә килгән кешеләр өч көн дәвамында коронавируска тест тапшырырга һәм нәтиҗә билгеле булганчы үзизоляциядә калырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз