Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лабораторияләргә Covid-19ны диагностикалау өчен миллиард сум бүлеп биреләчәк
Акча 84 төбәк арасында кеше санына карап бүленәчәк.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирусны диагностикалау өчен лабораторияләрне җиһазлауга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарны имзалады. Акча 84 төбәккә бүлеп биреләчәк. Бу турыда Министрлар Кабинетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Федераль үзәк төбәкнең коронавируска тест ясый торган медицина учреждениеләре лабораторияләрен җиһазларга ярдәм итәчәк. Бу максатларга бер миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыдагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән хәбәрдә.
Федераль үзәк акчасы лабораторияләрне махсус җиһазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Тикшеренүләрне диагностиканың югары сизгерлеккә ия ысуллар ярдәмендә үткәреп булачак. Бу тестның төгәллеген арттырачак һәм яңа диагностика ысулы белән күбрәк кешене тикшерү мөмкинлеге бирә.
«Акча хөкүмәтнең резерв фондына күчерелә һәм 84 төбәк арасында кеше санына карап бүленәчәк», — диделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз