news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клиник сынауларда катнашучы алтмыш яшьтән өлкәнрәкләргә Covid-19дан прививка ясадылар

Прививка ясатучыларда вакцинаның тискәре йогынтысы теркәлмәгән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатырга теләүче өлкән яшьтәге кешеләрнең беренче төркеме «Спутник V» вакцинасы дозасын алды. Препаратны клиник сынаулар турында «Известия»гә биргән интервьюсында Үзәк клиник хастаханәсенең җитәкчесе, баш тикшеренүчесе Никита Ломакин сөйләгән.

Әлегә сынау өчен 60 яшьтән өлкәнрәк 24 кешене хастаханәгә салдык. Алдан прививка ясатырга теләүчеләр медицина тикшеренүе узды. Тикшеренүләргә яман шеш авырулы, ел дәвамында инфаркт һәм инсульт кичерүчеләр, аллергия белән авыручылар алынмады. Ә шикәр авырулы һәм башка авырулары булган кешеләрне күзәтү программасына керткәннәр.

28 октябрьдә сынауда катнашучыларның беренче төркеме вакцина алды. Препаратны сынауда 110 кешене катнаштыру планлаштырыла.

Прививка ясатучыларда вакцинаның тискәре йогынтысы теркәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100