news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында бер айлык балага COVID-19 диагнозы куелган

Гаиләдә барлык өлкәннәр дә прививка ясатмаган булган.

(Зәй, 31 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). 30 июльдә Зәйдә коронавирус йоктыруның ике очрагы расланды. Авыручыларның берсе бер айлык бала булуы ачыкланды. Бала июнь аенда туган. Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар. Гаиләдәге барлык өлкәннәр дә COVID-19га каршы прививка ясатмаган булган.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан бу очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бала авыруны башкалардан йоктырган дигән шик бар.

Шулай ук COVID-19 диагнозы 1997 елда туган ир-атта расланган, ул аэропорт хезмәткәре булып эшли. Ул да коронавируска каршы прививка ясатмаган булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ул аралашкан кешеләрне ачыклый.

Ике очракта да авыру җиңел формада уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100