news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама полицейскийлары кагыйдә бозучыларга битлекләр өләшә

Рейд барышында тәртип сакчылары хокук бозу очракларына чик куеп кына калмаган, кешеләргә шәхси саклану чаралары да өләшкән, шулай ук аларга шәхси куркынычсызлык чараларын аңлаткан.

Түбән Кама полицейскийлары кагыйдә бозучыларга битлекләр өләшә
НТР24

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Түбән Кама полицейскийлары рейдлар үткәрүне дәвам итә. Аның барышында битлек-перчатка режимын бозучыларны ачыклыйлар. Кичә тәртип сакчылары патрульлек итү барышында хокук бозу очракларына чик куеп кына калмаган, кешеләргә шәхси саклану чаралары да өләшкән, шулай ук аларга шәхси куркынычсызлык чараларын аңлаткан. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

12 майдан татарстанлылар ваклап сәүдә итү нокталарында, таксида һәм башка җәмәгать урыннарында шәхси саклану чаралары кияргә тиеш. Кагыйдә бозучыларны акчалата штрафлар көтә.

«Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсе табибларына медицина калдыклары утилизаторы тапшырулары хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100