Россия дөньяда беренче булып хайваннар өчен коронавирустан вакцина теркәде

Тикшеренү нәтиҗәләре вакцинаның зарарсызлыгын күрсәткән.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия хайваннар өчен  коронавирустан беренче һәм бердәнбер «Карнивак-Ков» вакцинасын теркәде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, препаратны «Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе эшләгән. «Карнивак-Ков» клиник сынауларына этләр, песиләр, төлкеләр һәм башка хайваннар җәлеп ителгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре вакцинаның зарарсызлыгы турында әйтергә мөмкинлек биргән. «Тикшерелгән барлык вакциналаштырылган хайваннарның 100 процентында коронавируска каршы антитәнчекләр эшләнде», - ди Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Константин Савенков.