news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт хастаханәсе персоналы коронавирус йоктыру турындагы мәгълүматны кире кактылар

Бүген социаль челтәрләрдә медицина учреждениесенә килгән пациент хатын-кызга Covid-19 диагнозын куйганнар, дигән мәгълүмат барлыкка килде.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Алексей Новиков). Әлмәт үзәк район хастаханәсе табибы «Инстаграм» социаль челтәрендәге үзенең аккаунтында коронавирус йоктырган пациент хатын-кыз турындагы мәгълүматны кире какты.

Элегрәк социаль челтәрләрдә хастаханәгә пневмония белән хатын-кыз китерелүе, авыруның учреждение персоналы белән контактта булуы турында мәгълүмат булды. Соңрак аңа, янәсе, коронавирус диагнозы куйганнар.

Хастаханә терапия бүлегенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип сөйләде.

«Коронавируслы дигән хатын-кызга карата, аның диагнозы расланмаган. Аны, чыннан да, алып киттеләр, әмма әлегә берни дә юк. Барлык бүлекләр дә  эшли», - дип сөйләде Насретдинов.

Табиб үзе хәзер эш урынында булуына басым ясады, әлегә аңарда махсус саклану костюмы юк, борчылырлык сәбәп тә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100