news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика хастаханәсендә ампутациядән котылырга ярдәм итәчәк яңа җиһазлар булдырылды

Операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак, бу атеросклероз һәм диабетлы пациентларның күбесенә ярдәм итәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Аякларны ампутацияләү куркынычы янаган пациентларга ярдәм итү өчен яңа җиһазлар Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кисүләрдән башка үткәрелә торган операцияләр хәзер яңа методика буенча башкарылачак, бу атеросклероз һәм диабетлы пациентларның күбесенә ярдәм итәчәк.

Яңа җиһазларны үзләштерергә Санкт-Петербургтан килгән коллегалар булышты, анда яңа методика инде бер ел уңышлы кулланыла.

Быел гына да табиблар кан тамырларын киңәйтү буенча 300гә якын операция ясады, ә яңа методика белән 2022 елда операцияләр саны сизелерлек артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100