news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог кешенең коронавирусны кабат йоктыруын ачыклавы нигә кыен икәнлеген аңлатты

Антитәнчекләр булу аркасында, авыруны кабат йоктырган очракта, ул җиңелчә формада уза һәм авыр нәтиҗәләргә китерми.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Башка инфекцияләр кебек үк, кешенең коронавирусны да кабат йоктыруы ихтимал. Бу ел саен да, сирәгрәк тә булырга мөмкин, әмма чирне яңадан эләктерүнең кайбер үзенчәлекләре дә бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры Александр Лукашевка сылтама белән хәбәр итә.

Беренчедән, авыру җиңелчә формада узачак. Беренче тапкыр пациент коронавирус инфекциясен антитәнчекләр булмау аркасында йоктыра.

«Аннары анда атитәнчекләр барлыкка килә, димәк, ул вирус белән очрашкан дигән сүз. Алга таба анда антитәнчекләр калачак һәм моның икенче очрашу икәнлеген, антитәнчекләрнең артуын раславы күпкә кыенрак булачак», - диде Лукашев.

Нәкъ менә организмда булган антитәнчекләр аркасында кешенең коронавирусны кабат йоктыруын ачыклавы күпкә кыенрак. Әмма шуның аркасында авыру җиңелчә формада уза һәм авыр нәтиҗәләргә китерми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100