news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдән башлап Татарстан уку йортларында коронавирусның 201 чыганагы ачыкланган

Республикада 46 мәктәп укучысы, 52 студент һәм 103 укытучыда коронавирус инфекциясе табылган.

Сентябрьдән башлап Татарстан уку йортларында коронавирусның 201 чыганагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа уку елыннан башлап Татарстанның белем бирү йортларында коронавирусның ике йөздән артык чыганагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Уку елы башыннан алып белем бирү оешмаларында барлыгы 201 авыру чыганагы табылган. Бүгенге көндә 172 чыганак медицина күзәтүеннән төшерелгән һәм коронавирусның бер очрагы белән тәмамланган, калганнарын күзәтү дәвам итә», — дип искәртте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, калган чыганакларны күзәтүнең соңгы срогы — быелның 8 декабре.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 84 очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100