Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә йогышлы авырулар госпитале ачылды
Госпиталь ачылганнан бирле 62 кеше дәваланды.
Минзәлә, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә», Илшат Вәгыйзов). Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 30 октябреннән боерыгы нигезендә Минзәлә район үзәк хастахнәсендә пневмония һәм яңа коронавирус covid — 19 инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен вакытлы йогышлы авырулар бүлеге ачылды. Бу хакта район газетасы яза.
«COVID пандемиясе кызган чагында „кызыл зонада“ эшләүче 19 белгечкә гадәти тормыш рәвешен алыштырырга туры килде. Медицина персоналы җитмәүгә һәм эш графигы — тәүлегенә 12 сәгать авыр булуга карамастан, белгечләр тулы куәткә эшли», — диде Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наил Әсәдуллин.
Госпитальне әзерләүдә Минзәлә муниципаль районы администрациясе башлыгы Салахов А.Ф., Минзәлә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Халиков И. М., «Татавтодор» ААҖнең Минзәлә филиалы директоры Сәмигуллин М. М., «Мензелинск-Сервис» ҖЧҖ директоры Юдин Е. А., «Минзәлә АТП» ҖЧҖ директоры Кәримов Р. Г., «Минзәлә икмәк заводы» ЯАҖ генераль директоры Солтанов Ф. Р., «Лига» ҖЧҖ генераль директоры Степанов Н. Н. һәм ШЭ Остроумов А. А. ярдәм күрсәткән.
Хастаханә коллективы Минзәлә муниципаль районы хакимиятенә һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләренә, шулай ук «кызыл зонада» эшләүче белгечләргә зур рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз