news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда коронавирус йоктыручылар саны тиз артуга борчылалар

Автокалада коронавирус инфекциясе йоктыруның 1020 очрагы теркәлгән, 57 кеше медицина күзәтүендә кала.

Чаллыда коронавирус йоктыручылар саны тиз артуга борчылалар
Набчелны.ру

(Чаллы, 30 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавиурс инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 87 процентка җиткән һәм бу зур борчу уята. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев мэриядә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

30 ноябрьгә мәгълүматлардан күренгәнчә, шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1020 очрагы теркәлгән, 57 кеше медицина күзәтүендә кала.

Инфекция йоктыручылар статистикасы республика буенча уртача күрсәткечләрдән 26,1 процентка кимрәк. Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел, чөнки октябрьдә коронавирус йоктырган пациентлар саны — 64, ноябрьдә тагын 117 кешегә арткан, дип искәртте Бариев.

Чаллының баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, шәһәрнең муниципаль учреждениеләрен һәм бизнес-структураларын санитар нормаларга туры килү ягыннан тикшерү дәвам итә. Аерым алганда, Роспотребнадзор белгечләре сигез мәктәпне, өч балалар бакчасын һәм ике көллиятне тикшергән. Аларның берсендә дә нормадан читкә тайпылу күзәтелмәгән.

Ә менә «Мастеровые» театры җитәкчелегенә карата дәгъва бар. Алар учреждениедә үткәрелә торган санитар чаралар турында Роспотребнадзор белгечләре алдында хисап тотмаган.

«Әгәр эш рәсмиләштерелмәгән кәгазьләргә генә кайтып кала икән, бу куркыныч түгел. Иң мөһиме, эштә тулы тәртип булырга тиеш. Тикшерү үткәрү белән театрдагы санитар хәл турында хәбәр итегез», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. «Безнең максат – кешеләрне җәзага тарту түгел, ә аларның санитар нормаларны үтәвенә ирешү», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100