news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшләүче шәфкать туташы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде

Республика балалар клиник хастаханәсендә эшләүче Фирдәүсә Фәттахова «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә икенче урын алган.

Татарстанда эшләүче шәфкать туташы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика балалар клиник хастаханәсендә эшләүче Фирдәүсә Фәттахова «Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсында призлы урын алган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Балалар республика клиник хастаханәсенең шәфкать туташы Фирдәүсә Фәттахова «Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсында лауреат булган», диелгән хәбәрдә.

Ул «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә икенче урын алган.

2020 елда Бөтенроссия конкурсына сигез номинация буенча 244 эш тапшырылган. Анда Россиянең 44 субъектыннан һәм башкарма хакимиятнең алты федераль органыннан белгечләр катнашкан.

Җиңүчеләр Россиянең 27 субъекты данын яклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100