news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән Татарстанда 29 укучы һәм 26 студент коронавирус йоктырган

Уку елы башыннан  мәгариф учреждениеләрендә Covid-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 112 очрагы ачыкланган.

1 сентябрьдән Татарстанда 29 укучы һәм 26 студент коронавирус йоктырган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа уку елы башыннан Татарстанда 57 укытучы, 29 укучы һәм 26 студентның коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Уку елы башланганнан алып 29 укучы, 26 студент һәм 57 укытучы яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. 1 сентябрьдән Covid-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 112 очрагы ачыкланган», — диде спикер.

Авыру чыккан 88 урын ябылган, барысында да берәр авыру очрагы белән тәмамланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе контролендә тагын шундый 24 урын кала.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) сәбәпле, 38 сыйныф укучылары карантинда утыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100