Роспотребнадзор: «ЭпиВакКорона» вакцинасының нәтиҗәлелеге 90 процент тәшкил итә

Әлеге препаратны миллионга якын кеше ясаткан.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасының нәтиҗәлелеге 90 процентны тәшкил итте.

«Халыкның төрле катламнарында вакцинаның нәтиҗәлелеге 90 процентка тигез», — дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Горелов.

Әлеге препаратны миллионга якын кеше ясаткан. Шуннан соң аларның бер проценттан кимрәге генә ковид белән авырган, дип яза «Российская газета».

Үзәкнең генераль директоры урынбасары Татьяна Непомнящих сүзләренчә, «ЭпиВакКорона» вакцинасы «дельта»-штаммнарга каршы шактый нәтиҗәле.