news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оператив штаб COVID-19 очракларының үсеш темплары иң түбән булган төбәкләрне атады

Әлеге төбәкләр арасында Чукот һәм Ненец автономияле округлары, Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре һ.б. субъектлар бар.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Бер тәүлек эчендә Чукот һәм Ненец автономияле округларында COVID-19 очракларының үсеш темплары күзәтелмәгән, Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрендә исә әлеге күрсәткеч 0,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чукот һәм Ненец автономияле округлары — 0 процент. 2. Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре – 0,2 процент. 3. Мәскәү шәһәре, Камчатка крае, Ханты-Манси автономияле округы, Курган, Тула өлкәләре, Чечен Республикасы – 0,3 процент», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100