news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы вакциналардан авыр өзлегүләрнең аерым очраклары тикшереләчәк

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациядән соң өзлегүләргә компенсацияне арттыруны хуплый.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Вакцинациядән соң, өзлегүләр булган очракта, түләнә торган пособие күләмен арттыру кирәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының позициясе шундый, дип хәбәр итә ТАСС.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы Тумусовка (тиешле инициатива белән чыккан Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусовка - Т-и иск.) җавап бирү фактын раслый», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Министрлык вакцинациядән соң өзлегүләр булган очракта түләнә торган пособие күләмен арттыруны «максатка ярашлы дип санады».

Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ковидтан вакцинациядән соң өзлегүләр турында хәбәрләр саны артык зур түгел. Шуңа да карамастан, барлык төбәкләрдә дә иммунология комиссияләре төзелде, алар коронавируска каршы вакциналардан авыр өзлегүләрнең аерым очракларын тикшерергә тиеш.

Россиядә халыкны коронавирустан вакцинацияләү кампаниясе дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин кешеләрне прививка ясарга берничә тапкыр өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100