news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәдәни үзәкләрдә дүрт вакцинация үзәге эшли башлады

Прививка пунктлары Мәдәният йортлары һәм Мәдәни үзәкләрнең эш режимы буенча эшләячәк.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда мәдәният йортларында һәм мәдәни үзәкләрдә сынау режимында коронавирустан вакцинация пунктлары эшли башлады.

«Без өстәмә вакцинация пунктлары ачабыз. Бүгеннән Казан шәһәрендә өстәмә вакцинация пунктлары эшли башлый. Ленин исемендәге мәдәният йортында, «Мәскәү», «Залесный», «Сәйдәш» мәдәни үзәкләрендә андый пунктлар сынау режимында эшли», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, прививка пунктлары Мәдәният йортлары һәм Мәдәни үзәкләрнең эш режимы буенча эшләячәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкның активлыгын өйрәнәчәк һәм пунктларның эш сәгатенә төзәтмәләр кертәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot