news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында озакка сузылган ковид симптомнарын атадылар

Озакка сузылган коронавирусның 200дән артык симптомы турында билгеле.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында озакка сузылган коронавирусның 200дән артык симптомы турында билгеле. Аларның иң киң таралган — тын кысылу, когнитив дисфункция һәм хәлсезлек. Бу турыда оешма вәкиле Джанет Диас сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус белән чирләгәннән соң иң киң таралган симптомнарга тын кысылу, когнитив дисфункция һәм хәлсезлек керә. Әмма пациентларда 200дән артык симптом теркәлгән», — дип сөйләде Джанет Диас.

Аның сүзләренчә, кайбер мәгълүматларга караганда, бу симптомнар 3-9 ай сакланырга мөмкин. Ковид белән авырган кешеләргә тернәкләнү буенча белгеч, психолог һәм социаль хезмәткәр ярдәме кирәк.

«Махсус дәвалануга килгәндә, бездә ул әлегә юк. Әлегә без бу симптомнарның нидән килеп чыгуын белмибез. Аларның үсеш алу сәбәпләре һәм механизмнары турында күбрәк белгәч, махсус дәвалау алырга өметләнәбез», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100